- чобар
- с. 1. Өслеге төрле төстәге чәчәкләр, буйлар һ. б. ш. белән капланып алынган; төрле төстә булган (гадәттә тукымалар тур.) Төсендә кара яки карасу таплар булган; аклы-каралы, аклы-кызыллы (хайваннар, кошлар тур.) Төрле төстә булган, төрле төстәге таплары булган (кош, бөҗәк) 2. Төрле-төрле булган, бер иштән булмаган; төрле элементлардан торган. күч. Төрле-төрле күренешләрне, вакыйгаларны үз эченә алган безнең чорыбыз кызык, чуар 3. күч. Җиңел һәм еш үзгәрүчән, даими булмаган, тиз алышынып торган (хис-тойгы һ. б. ш.) аның күңеле чуар. ЧУАР БАЛЫК – Күбрәк Төньяк Европа күлләрендә яши торган, зур булмаган балык; рус. Ряпушка. ЧУАР БОЛАН – Чуар төстәге, ак таплары булган болан. ЧУАР КОҢГЫЗ – Чуар канатлы коңгыз; рус. Пеструшка. ЧУАР КӨПШӘ – Сабагы чуар көпшәдән торган үсемлек; рус. Пестряк. ЧУАР СЫРТЛАН – Тиресендә тимгелле таплар булган сыртлан; рус. Гиена. ЧУАР ТАРАКАН – Кызыл канатларында кара бөрчекләре булган кандала; рус. Солдатик. ЧУАР ЧӘЧӘК – Лаләчәләр семь. суганчалы үсемлек. ЧУАР ЮЛБАРЫС – Мәчесыманнар семь. капланга охшашлы эре ерткыч хайван; рус. Пантера
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.